Кар бөртеге — Яңа ел бәйрәменең иң нәфис һәм гүзәл бизәге.

2025 елның 26 декабре, җомга

Мәктәптә хезмәт дәресләрендә аларны ничек итеп оста итеп кисүне һәркем җылы хәтерли. Әлеге көндә һәр укучының иң матур һәм үзенчәлекле «кар бөртеге» ясау мөмкинлеге туды. 25 декабрьдә Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре «Серле кар бөртеге» дип исемләнгән мастер-класс үткәрделәр. Дустанә һәм җылы атмосферада балалар кәгазьдән нәфис кар бөртекләре кисеп, иҗат дөньясына чумдылар. Мәдәният хезмәткәрләре катнашучыларны кар бөртекләре ясау серләре һәм техникасы белән таныштырдылар. Балаларга матур, серле һәм үзенчәлекле кар бөртекләре ясау процессы бик ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International