Бүген район Үзәк ял паркында сәләтле укучылар өчен искиткеч яңа ел чарасы – район башлыгы чыршысы узды. Бу көн бәйрәмдә катнашучылар өчен чын-чынлап үзенчәлекле көнгә әверелде. Бәйрәмгә район тормышының төрле өлкәләрендә үзләрен актив күрсәткән укучылар – уку отличниклары, олимпиадаларда һәм спорт ярышларында җиңүчеләр чакырылган иде. Чарада безнең мәктәптән 15 укучы катнашты. Бу көн балалар өчен якты һәм шатлыклы истәлек булсын, ул аларның йөрәкләрен ел дәвамында җылытып торсын.