Яңа ел алдыннан, 29 декабрьдә, Теләче балалар китапханәсенең китап укучылары өчен бәйрәм темасына «Яңа ел әкияткә охшаган» дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде һәм аңа күзәтү үткәрелде. Күргәзмәгә Кыш Бабай һәм урман җәнлекләре турында күңелле шигырьләр, маҗаралы хикәяләр, әкиятләр, табышмаклар куелды. Күргәзмә белән танышканнан соң, балалар төрле персонажлар турында әкиятләр укыдылар. Ошаган теләсә кайсы китапны, кышкы әкият булсынмы ул яки яңа ел тарихымы, өйгә алырга һәм тыныч кышкы кичтә гаилә белән бергә кычкырып укырга мөмкин. Без сезне китап уку могҗизасына кушылырга чакырабыз. Яңа елны китаплар белән башлагыз!