Укучыларның коррупциягә каршы карашын формалаштыру, укучыларда коррупциягә карата тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү, коррупциягә каршы тору күнекмәләрен үстерү максатында районда коррупциягә каршы юнәлештәге республика конкурсының муниципаль этабы үткәрелде.
27 нче декабрь көнне район хакимиятенең актлар залында әлеге конкурста җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы булды. Алар арасында «Плакат» номинациясендә 2 нче урынны яулаган Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы Сафин Тимур да бар (җитәкчесе Сафина А. Э.) .Укучыларга грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Котлыйбыз аларны!