5 гыйнвар көнне Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре балаларны "Исәнме, Яңа ел!" дип исемләнгән могҗизалы бәйрәмгә җыйды.

2026 елның 6 гыйнвары, сишәмбе

5 гыйнвар көнне Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре балаларны "Исәнме, Яңа ел!" дип исемләнгән могҗизалы бәйрәмгә җыйды. Төрле яшьтәге нәни дусларны бергә туплаган бу чара, яңа елда балаларга зур шатлык бүләк итте. Китапханәчеләр әзерләгән күңелле уеннар, әкияти мохит тудырып, бәйрәмне тагын да җанлырак итте. Һәр бала,  иң яраткан кышкы шигырен сөйләп, үзенең талантын күрсәтә алды. Ә иң зур сюрприз – һәркемгә җиңү китергән Яңа ел лотереясе булды! Бәйрәмнән беркем дә бүләксез китмәде, һәр баланың йөзендә шатлык нурлары балкыды.

Бу онытылмас мизгелләр балаларның каникулларын тагын да ямьләндереп җибәрде, күңелләргә җылылык һәм бәхет өстәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International