8 гыйнвар көнне Теләче үзәк китапханәсендә кышкы каникулларны күңелле һәм файдалы итеп үткәрү максатыннан «Йонлач чыбык» иҗади материаллардан борып кар бөртекләре ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Әлеге чарада катнашучылар йонлач чыбыклар белән эшләү серләрен өйрәнеп, үз куллары белән матур һәм оригиналь кар бөртекләре ясадылар. Мастер-класс балалар өчен кызыклы булды, кышкы каникулларны иҗади һәм мавыктыргыч итеп үткәрү мөмкинлеге тудырды.