Яңа ел котлы булсын! Бәхетләр елы булсын! 29 декабрь көнне Урта Мишә авылы клубында күңелле һәм җанлы Яңа ел кичәсе — бал-маскарад бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм чарасы төрле күңелле уеннар, конкурслар, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Кыш бабай белән Кар кызының килүе кичәгә тагын да ямь өстәде, бәйрәм рухын күтәрде. Катнашучылар төрле ярышларда актив катнашып, матур бүләкләр алдылар. Һәркем күтәренке кәеф белән, шатлык-куаныч хисләре белән өйләренә таралды. Яңа ел бәйрәме күңелләрдә җылы хатирәләр калдырды!