Аның урынына тагын да күбрәк бәхет-шатлыклар, күңелле мәшәкатьләр алып Яңа ел аяк баса. Яңа ел безгә бары яхшы хәбәрләр, муллык, тазалык, гаиләләребезгә иминлек, тынычлык алып килсен иде. Яңа ел - һәркемнең иң яраткан һәм көтеп алган бәйрәмнәренең берсе. Яңа ел кичәсен 31 декабрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Яңа еллар килсен бәхет алып!” дигән исем астында үткәрделәр. Бәйрәм кичәсе матур җырлар, биюләр, юмор, уеннар белән үрелеп алып барылды. Кичә ахырында Яңа ел лотереясы уйнатылды.