29 декабрьдә, яңа ел алдыннан, Шәдке авылы мәдәният йорты китапханә белән берлектә үз ишекләрен ачып, халыкка чын бәйрәм бүләге тәкъдим итте.

2026 елның 10 гыйнвары, шимбә

Чара программасында яңа ел җырлары һәм дәртле биюләр урын алды. Яшь талантлар белән беррәттән өлкән артистлар да үзләренең күңелле номерлары белән тамашачыларны сөендерделәр, һәркем яраткан яңа ел хитларын һәм яңа композицияләрен башкарды. Шәдке авылы мәдәният йортында узган бу яңа ел кичәсе авыл халкы өчен чын мәгънәсендә бәйрәм бүләге булды. Җырлар һәм биюләр бәйрәмнең кабатланмас мохитен тудырып, авылдашларның күңелендә иң якты һәм җылы истәлекләр калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International