Яңа 2026 елның беренче эш көнендә, 2 гыйнварда, Теләче үзәк китапханәсендә «Елның беренче укучысы» акциясе узды.

2026 елның 10 гыйнвары, шимбә

Быел бу исемгә - Нуртдинова Рәзинә Сәлим кызы лаек булды, аңа истәлек бүләге тапшырылды. Рәзинә - заманча әдәбиятны укырга ярата, китапханәбезнең иң актив укучыларыннан берсе,  һәр үткән чарада актив катнашучыбыз.          Хөрмәтле китап укучыларыбыз! Барыгызны да Яңа ел белән чын күңелдән котлыйбыз! Яңа ел мавыктыргыч вакыйгаларга  бай булсын!                                                                    Китапханәбезгә рәхим итегез! Китап сайлагыз, укыгыз һәм рухи ләззәт алыгыз! Без сезне һәрвакыт китапханәбездә күрергә шат!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International