Әкиятләрдә татарларның ата-бабалары тормышының үзенчәлекләрен, аларның йолаларын һәм гореф-гадәтләрен, туган җиргә, табигатькә мәхәббәтен, хезмәткә хөрмәт, намуслылык, игелек һәм кунакчыллыгы күрсәтелә. Моңа инаныр өчен, әкиятләрнең, җырларның уңай геройлары образларына, мәкальләргә һәм әйтемнәргә мөрәҗәгать итү җитә. 3 гыйнвар көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрәре татар халык әкиятләре буенча «Кар патшалыгында - салкын дәүләттә» дип исемләнгән әдәби викторина үткәрделәр. Балалар әкиятләрнең фольклорның бер төре булуын белделәр, кечкенәдән үк нинди әкиятләр белән таныш булуларын искә төшерделәр. Оештыручылар катнашучыларга сораулар бирделәр, шуның белән аларның белемнәрен тикшерделәр.