2 гыйнвар көнне Субаш авылы клубында китапханә белән берлектә балалар өчен күңелле «Яңа елда, яңа ел утлары» дип исемләнгән чыршы бәйрәме узды.

2026 елның 10 гыйнвары, шимбә

Программада җанлы биюләр, җырлар һәм төрле геройлар белән мавыктыргыч уеннар урын алды, катнашучылар чыршы тирәли җыелып, яңа ел җырларын җырладылар. Балалар Кыш бабай белән Кар кызын Яңа елга багышланган шигырьләре белән сөендереп, бәйрәмгә тагын да җылылык һәм шатлык өстәделәр. Төрле төстәге утлар белән ялтырап торган яңа ел чыршысы янында узган бу матур һәм күңелле чара балаларга да, өлкәннәргә дә зур шатлык һәм истәлекле мизгелләр бүләк итте. Тамаша җанлы, күңелле һәм җылы атмосферада үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International