Күркәм гадәт буенча, Яңа елның беренче эш көнендә, Айдар авылы китапханәсендә «Яңа елга китап белән» акциясе үткәрелде. Аның шартлары буенча беренче 5 укучыга приз, ә калган китап укучыларга «Китаплы конфетлар» татлы күчтәнәче бирелде. Китапханәгә килүчеләр өчен бу көнне сюрпризлар һәм мавыктыргыч биремнәр, яңа китаплар тәкъдим ителде. Барысы да Яңа ел моһитен чагылдырды-китаплардан ясалган, хуш ис бөркеп торучы һәм җем-җем утлары белән балкып утыручы чыршы да, яхшылык һәм ел символы булган мәрхәмәтле-атка багышланган күргәзмә дә, тылсымлы тартмачыклар да. Китапханәгә килгән, акциядә катнашучы һәркем үзе белән китап-журналлар гына түгел, рухи җылылык һәм яхшы кәеф тә алып китте.