Кышкы әкиятләр - мавыктыргыч Яңа ел алды тарихы гына түгел, алар тылсым, могҗиза һәм кызыклы маҗаралар да. Әкиятләрнең төп геройлары - явызлык, сихер, суык белән батырларча көрәшүче һәм әлбәттә, җиңеп чыгучы Кыш Бабай, Кар Кызы, җәнлекләр һәм кошлар.
6 нчы гыйнвар көнне Теләче балалар китапханәсендә «Кышкы әкият битләре буйлап» дигән әдәби сәяхәт үтте. Китап укучылар яраткан китап битләре буйлап кызыклы сәяхәт ясадылар. Алар «Рукавичка», «Снегурочка», «Морозко» рус халык әкиятләре, шулай ук Самуил Маршакның «Двенадцать месяцев» һәм Һанс Христиан Андерсенның «Снежная королева» әкиятләре буйлап сәяхәт иттеләр. Әдәби сәяхәт бик күңелле үтте.