Иске Җөри авылы китапханәсендә Һади Такташның тууына 125 ел тулу уңаеннан “Такташ көчле талант, шигърият чишмәсе”- дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде. Һади Такташ иҗаты — сугышка кадәрге чор татар совет поэзиясенең иң югары ноктасы. Аның әдәби мирасы татар әдәбияты тарихында әһәмиятле урын алып тора. Күргәзмәдә Һади Такташның төрле елларда иҗат иткән әсәрләре урын алды. Күргәзмәгә күзәтү ясалды.