«Яңа ел китап карнавалы»

2026 елның 14 гыйнвары, чәршәмбе

Балаларның ялын кызыклы, белемле һәм күңелле итү уңаеннан 5 гыйнвар көнне Айдар авыл китапханәсендә «Яңа ел китап карнавалы» исемле күңелле китаплар уку сәгате үткәрелде. Әлеге чараның максаты балаларны интернеттан читкә юнәлтү һәм бер-берсе белән аралашырга мөмкинлек бирү, китап белән аралашуның мөһимлеген һәм кирәклеген күрсәтү, шулай ук китап уку теләген стимуллаштыру һәм китап төрлелеге турында дөньяга карашны киңәйтү. Чарада катнашучылар үзләре яраткан китапларны сайладылар. Һәркем яраткан хикәясен укыды һәм башкаларны да кызыксынып тыңлады. Чара ахырында китапханәче укуның файдасы, китапларның яхшылыкка һәм гаделлеккә өйрәтүе турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International