8 гыйнвар көнне Теләче балалар китапханәсендә «Кышкы мультфейерверк» дип исемләнгән видео сәгать уздырылды.

2026 елның 14 гыйнвары, чәршәмбе

Табигатьнең могҗизалары күп. Шуларның берсе-ел фасылларының үзенчә матур һәм кызыклы алмашынуы. Һәр сезонның үз сере, табышмагы, әкияте. Елның иң матур чоры - кыш – Кыш безгә күпме шатлыклы мизгелләр бүләк итә – санап бетерерлек түгел! Карда уйнау, таудан чанада шуу, кар бабайлар ясау һәм, ниһаять, кыш темасына язылган әкиятләр уку! Балалар өчен үткәрелгән әлеге чарада кыш, Яңа ел, кар, буран турында табышмаклар әйтелде. Чарада катнашучылар иң элек кышкы әкиятләр буенча мультфильм карадылар, аннан «Морозко», «Мороз Иванович», «Госпожа Метелица» әкиятләренең геройларын таныдылар, шигырьләр һәм җырларны искә төшерделәр. Барлык сорауларга да дөрес җавап биргән өчен татлы призлар өләшенде. Чара азагында балалар «Карлы–кышның назлы әкияте» китап күргәзмәсендәге әле бер дә укымаган «кышкы» әкиятләр белән таныштылар һәм үзләренә ошаган китапларны өйләренә укырга алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International