«Яраткан китапларыбыз шатлык бүләк итә»

2026 елның 14 гыйнвары, чәршәмбе

 

9 гыйнвар көнне Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре балалар өчен «Яраткан китапларыбыз шатлык бүләк итә» дип исемләнгән кычкырып китап уку сәгате оештырдылар. Чарага кече яшьтәге мәктәп укучылары чакырылган иде. Башта китапханәче укуның файдасы, китапларның тәрбияви роле, фикерләү сәләтен үстерүе турында сөйләде. Балалар китапханәченең: Ни өчен китап укырга кирәк? Китап уку нәрсә бирә? Ни өчен мөмкин кадәр күбрәк кычкырып укырга кирәк? кебек сорауларына җавап бирделәр. Уку фикерләрне җиңел һәм төгәл итеп әйтеп бирергә мөмкинлек бирә, сүзлек запасын арттыра, дикцияне яхшырта. Шуңа күрә даими рәвештә кычкырып уку матур һәм грамоталы сөйләшергә өйрәтә. Китапханәдән кулланучы балалар Н. Носовның «Мишкина каша», В.Ю. Драгунскийның «Денискины рассказы» әсәрләрендәге геройларның күңелле маҗаралары турында өзекләр укыдылар. Шулай ук, «Яраткан китаплар патшалыгына сәяхәт» дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International