6 гыйнвар көнне Сауш авыл китапханәсендә "Ак калфак" берләшмәсе активлары катнашында Татарстан Республикасының күренекле халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Г.Бәшировның тууына 125 ел тулуга багышлап "Туган як һәм гүзәллек җырчысы" дигән әдәби кичә үткәрелде. Чарада катнашучылар язучының биографиясе, беренче хикәяләре – туган җир темасын чагылдырган беренче "Яңа сугыш" китабы белән таныштылар. Шулай ук "Туган ягым – яшел бишегем" повестеннан өзекләр дә укылды. Анда әдип милли гореф-гадәтләрне бик яхшы итеп тасвирлый. Китапханәдә Г.Бәширов иҗаты буенча китап күргәзмәсе куелып, язучының иҗатына күзәтү дә үткәрелде.