Кышкы табигать үзенчәлекле, бөтен дөньяда матурлык, аклык, сихри тынлык хөкем сөрә, агачлар бәс белән каплана.
8 гыйнвар көнне Айдар авыл китапханәсендә "Кышкы әкият ясыйбыз" исемле иҗат сәгате үткәрелде. Чарада катнашучылар елның бик матур вакыты - кыш иленә кунакка килделәр! Китапханәче белән бергә балалар кыш һәм Яңа ел бәйрәмнәре турында иң яхшы әсәрләрне искә төшерделәр: П.Бажовның "Көмеш тояк", Э. Успенскийның "Простоквашинода Кыш", Г. Х. Андерсенның «Кар патшабикәсе», рус халык әкиятләре "Морозко", "Кар кызы", "По щучьему велению" һәм башкалар. Аннары иҗат белән шөгыльләнделәр: балалар рәсемнәрдә кышкы табигатьне, йомшак кар көртләрен, кар бабайны, чыршыны сурәтләделәр. Һәрбер рәсемдә табигатькә һәм туган якка мәхәббәт сизелә. Чарадан соң кыш турындагы күп кенә әкиятләр үз укучыларын тапты.