Китапханәләр кешеләрне белем, әдәби сәнгать, тарих, мәдәният һәм гади кешелек дөньясына кечкенәдән үк алып керәләр. Бернинди заманча технологияләр дә китап белән тере элемтәне алыштыра алмый. Китап - китапханәнең нигезе. Ә китапханәне булдыручылар һәм яшәеше сагында торучылар китапханәчеләр. Китапханәчеләр көне уңаеннан 26 май көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Китапханә-китапханәче- шул сүзләрдә яктылыкның бөтен чишмәсе”дип исемләнгән аралашу сәгате уздырдылар.