16 сентябрь көнне Иске Җөри авыл китапханәчесе Рузалия Гильмутдинова, авылыбызныӊ изге урыннарын барлау һәм чистарту максаты белән, балалар белән авылдагы «Ялгыз кабер»гә экскурсия оештырды. Бу сәяхәттә китапханәче балаларны «Ялгыз кабер» тарихы белән таныштырды. Соӊыннан балалар белән кабер тирәсен чүпләрдән чистарттылар.