2015 елның 21 сентябренда Теләче Үзәк балалар китапханәсендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен “Библиотека, книжка, я – вместе верные друзья” дип исемләнгән экскурсия үткәрелде. Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек төркеменә йөрүче балалар китаплар, журналлар һәм китапханә кагыйдәләре белән танышу максатыннан безнең китапханәгә килделәр. Алар зур кызыксыну белән балалар өчен булган китапларны, газеталарны һәм журналларны карадылар. Китапханә хезмәткәрләре нәниләр өчен танып белүгә корылган әңгәмә һәм бизәкле китаплар һәм журналлардан торган күргәзмә әзерләделәр. Ахырдан истәлек өчен фотога төшелде.