2015 елның 8 сентябрьдән 18 сентябрьгә кадәр Краснодар өлкәсе Анапа шәһәрендә VIII Бөтенроссия яшүсмерләрнең сугыш төре уеннары булып узды. Әлеге ярышларда Республика жыелма команда составында безнең район командасы да катнашты. Команданы спорт мәктәбе тренеры Равдин Юрий Николаевич җитәкләде. Ярышлар нәтижәсендә:
Панкратион көрәше буенча:
Белоусова Виктория(Теләче мәктәбе)-2 урын
Кадреева Екатерина(Теләче мәктәбе)-3 урын
Салимова Анастасия(Теләче мәктәбе)-3 урын
Комплекслы көрәш буенча:
Белоусова Виктория(Теләче мәктәбе)-1 урын
Кадреева Екатерина(Теләче мәктәбе)-1 урын
Салимова Анастасия(Теләче мәктәбе)-2 урын
Призлы урыннар яулаган спортчыларга мактау грамоталары һәм медальләр тапшырылды.
Безнен район көрәшчеләре ГТО нормасын тапшырып, диплом белән күкрәк билгесенә ия булдылар.