18 сентябрь көнне Казанда “Казан-Арена” стадионының ачык мәйданындагы урман кисүчеләр арасында “Лесоруб-2015” Россия чемпионатын рәсми ачу тантанасы уздырылды. Тантанада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев, Россия урман сәнәгатьчеләре һәм урман экспортлаучылар берлеге президенты Мирон Тацюн, ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров һ.б. рәсми затлар катнашты. Россия урман сәнәгатьчеләре һәм урман экспортлаучылар берлеге президенты сүзләренә караганда, бу төр ярышлар РФ Хөкүмәтенең урман хуҗалыгы өлкәсенә аерым игътибар бирүне, бу өлкә хезмәткәрләренең абруен һәм һөнәрилеген күтәрүне күз уңында тоткан карары нигезендә уздырыла.
Безнең районнан шушы масштаблы чарада Лесной авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре дә катнашты.