Изге Болгар шәһәрендә!!!

2015 елның 21 сентябре, дүшәмбе
19 сентябрь  көнне ,Теләченең 2 нче номерлы балалар бакчасы коллективы Изге Болгар шәһәрендә булып кайттылар. “Бүгенге Татарстанны һәм Идел буе Болгарын гасырлар аера,әмма болгар мәдәнияты хәзер дә безгә бик якын һәм таныш булып тоела. Болгар иле тирә-яктагыларга бай йогынты ясый алырлык һәм алга киткән мәдәнияте белән аерылып торган бай дәүләт булган. Ул бөтен Идел буе үсешенә кыйммәтле нигез салган. Болгар мирасын өйрәнү үткәндәге вакыйгаларны да,бүгенге көнне дә аңларга ярдәм итә”,- дигән сүзләр белән безнең экскурсиябез башланып китте.    Музейлар, “Ак мәчет” һ.б. бик күп кенә истәлекле урыннарны күреп кенә түгел,алар турында тирәнтен,кызыклы ,бай мәгълүмат алып кайттык. Болгар шәһәре дөрестән дә бик матур җирдә – Идел буенда урнашкан. Табигате,гүзәллеге ,истәлекле урыннары белән бар кешене дә үзенә тартып,җәлеп итеп тора.  Безнең коллектив ,әле тагын да шушы матур-Болгар шәһәренә кабат килербез дигән теләктә,зур соклану белән кайтып китте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International