Һәр шимбәдә, дәресләрдән соң, барлык башлангыч сыйныф укучылары өчен “Күңелле уеннар” түгәрәге үткәрелә. Балалар саф һавада кызыклы, хәрәкәтле уеннар уйныйлар. Алар үзләре белгән уеннарны һәм яңа уеннарны да өйрәнеп уйныйлар. Балаларның шат тавышыннан тирә-як гөр килеп тора. Укучылар уеннардан канәгать булып өйләренә таралышалар.