10 октябрь көнне Күкчә авыл клубында Саба районыннан килгән диджейлар тарафыннан дискотека үткәрелде. Дискотека гади биюгә генә кайтып калмасын өчен без аны «Сәламәт тәндә –сәламәт акыл» дип аталган исем астында үткәрдек. Яшьләргә эчү тартунын организмга никадәрле зыян салуга ачык мисаллар китердек. Районыбызның төрле авылларыннан килгән яшьләргә дискотека бик ошады.