Көзге уңышлар җыеп алынгач, безнең Теләче 2-нче номерлы балалар бакчасында һәр елны көзге бәйрәмнәр башлана. Шул уңайдан, быел 14-нче октябрь көнне, зурлар торкеме балалары белән “ Көзге сандык” исемендә күңел ачу кичәсе үткәрелде. Бу кичәгә кунак булып “ Көз кызы” , “ Карачкы” һәм күңелле “Скоромох”лар килделәр. Алар балалар белән биеде-җырладылар, әйлән – бәйлән уйнадылар, бергэлэп, тылсымлы сүзләр әйтеп, “ Серле сандык”ны ачтылар. Андагы бүләк киемнәрне киенеп, “ Ипекәй” рус халык әкиятен яңача төрдә сәхнәләштереп уйнадылар. Кичә бик мавыктыргыч һәм күңелле үтте.