14 октябрь көнне Теләченең беренче номерлы балалар бакчасының мәктәпкәчә әзерлек төркемендә әти-әниләрнең җыелышы булып узды.

2015 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе
14 октябрь көнне Теләченең беренче номерлы балалар бакчасының мәктәпкәчә әзерлек төркемендә әти-әниләрнең җыелышы булып узды. Җыелыш алдыннан тәрбияче Фәсхетдинова В.К грамотага өйрәтү буенча шөгыль күрсәтте. Шөгыль [о] авазын өйрәнүгә багышланган иде. Шөгыль барышында балалар куян рәсеме ясадылар, [о] авазының сүздәге урынын билгеләделәр, куянны тасвирладылар. Шөгыль бик эчтәлекле иде, җанлы узды, балаларның да арганы сизелмәде. Җыелышның икенче өлешендә тәрбияче Венера Канифовна мәктәпкәчә әзерлек төркемендә белем һәм тәрбия эшчәнлеге һәм әлеге елга билгеләнгән бурычлар белән таныштырды. Балалар белән кайсы юнәлештә өстәмә шөгыльләнергә икәнен билгеләп үтте. Медсестра Гимадиева З.И һәм театр түгәрәге җитәкчесе Ханипова Р.А чыгыш ясады. Ахырдан, әти-әниләр кометиты сайланып, кызыксындырган сорауларга җаваплар тыңланылды.
-- 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International