Югары Мәтәскә авыл клубында кечкенә генә булса да музей почмагы эшләп килә.

2015 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе

Югары Мәтәскә авыл клубында кечкенә генә булса да музей почмагы эшләп килә. Халыктан җыелган борынгы көнкүреш әйберләре урын алган бу почмакны яшьләр аеруча үз итә. Алар монда саклана торган һәр әйбернең ни булуы һәм  тормышта кайда  кулланылуы  белән кызыксыналарДрамтүгәрәккә йөрүче бу кызлар «Кызыл башлы сөлге» тарихы  белән танышалар.Элек-электән бу сөлгенең дәрәҗәсе бик югары булган.Аны сабантуйлар үтә торган мәйданга биек колга башына бәйләп куя торган булганнар.Шулай ук ир-егетлэребез үзләренең  көчләрен  билләренә шушы сөлгене салып мәйдан уртасында күрсәткәннәр.Ә сөлгенең  кечкенәрәк төре белән  өстәлдәге икмәкне зур хөрмәт белән  төреп куйганнар.

 

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International