16 нчы октябрь көнне 10.00 сәгатьтә район хакимиятендә Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенә конкурс үткәрү комиссиясенең утырышы узды. Комиссия Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына ике кандидатура тәкъдим итте.
16 нчы октябрь көнне 14.00 сәгатьтә район хакимиятенең утырышлар залында өченче чакырылыш Теләче муниципаль район Советының чираттагы икенче утырышы узды. Утырышның көн тәртибендә 2 мәсьәлә каралды.
1) Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү турында;
2) Теләче муниципаль районында инвестицияләр буенча вәкәләтле затны билгеләү турында.
Утырышта Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенә конкурс үткәрү комиссиясе рәисе Мортазин Ф.Ә., Башкарма комитеты җитәкчесенең территориаль үсеш буенча урынбасары Миңнегулов И.Ә. –лар чыгыш ясадылар.