Яңа ел бәйрәме.

2015 елның 28 декабре, дүшәмбе

 26нчы декабрь көнне Олы Мишә урта мәктәбендә Яңа ел бәйрәме үтте.

Укучыларыбыз бәйрәмдә “ Хуш киләсең Яңа ел!” программасы нигезендә чыгыш ясадылар.Бәйрәм 2 нче чирек нәтиҗәләренә йомгак ясау, уку алдынгыларын бүләкләү белән башланып китте.Ярты ел буена уздырылган иҗади конкурсларга да нәтиҗә ясалды.Яңа ел тамашасы җыр, бию, кызыклы уеннар, сюрпризларга бик бай булды.Бәйрәмнең төп кунаклары Кыш бабай белән Кар кызы укучылар белән бергә күңел ачтылар, чыршы әйләнәсендә җырлар җырладылар. Яңа еллар балаларга саулык-сәламәтлек, иҗади уңышлар, ныклы белемнәр алып килсен.Илләребез тыныч, көннәребез имин булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International