26 нчы декабрь көнне Баландыш төп мәктәбендә 5-9 класслар арасында “Балмаскарад” кичәсе үткәрелде.Бәйрәм кичәсе мәктәп директоры Хузин Ю.Р.ның котлавы белән башланып китте. Уку елының беренче яртыеллыгын яхшы билгеләренә тәмамлаучылар, район күләмендә үткәрелгән фән олимпиадаларында җиңүчеләр бүләкләнде.Һәр класс Яңа ел бәйрәменә әзерләгән чыгышын килгән кунакларга тәкъдим итте. Бәйрәм ахырында яңа ел уенчыгы, иң оригинал маска конкурсына йомгак ясалды. Соңыннан лоторея уены оештырылды.