2015 елны район хуҗалыкларына симәнә салу буенча 5010 тонна план җиткерелгән иде. Хуҗалыклар 6907 тонна симәнә әзерләп складларга салдылар. План үтәлеше 138% тәшкил итә. Барлык симәнәләр дә кондиционнлыкка тикшерелгән. Тикшерелгән симәнәләрнең 98,4% югары репродукциягә, 1,6% массовой репродукциягә туры килә. Җитештерелгән симәнәләрнең барсы да ГОСТ таләпләренә туры килә. Симәнә салу буенча Сэт иле-Теләче филиалы, Алан, Игенче хуҗалыклары актив эш алып бардылар.