Авыл хуҗалыгы идарәсе тарафыннан район крестьян фермер хуҗалыкларыннан 2015 елга еллык отчет алынды. Еллык отчеттан күренгәнчә МЭТ 722 баш тәшкил итә, узган ел белән чагыштырганда 134%, савым сыерлар башы 275 башка җитә һәм узган ел белән чагыштырганда 142% тәшкил итә. Ит җитештерү – 118%, сөт җитештерү 151% тәшкил итә. Ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы күрсәткечләр Алексеев Ю.Г., Гиниятуллина А.С, Салахиев Р.М., Шарипов Р.Г. крестьян фермер хуҗалыкларында.