28нче декабрь көнне Баландыш төп мәктәбендә башлангыч сыйныфлар өчен Чыршы бәйрәме уздырылды . Бәйрәм чыршы янында уку алдынгыларын, олимпиадада катнашып, җиңүгә лаек булган укучыларны, сыйныфларны бизәгән , уенчыклар, костюмнар бәйгеләрендә җиңгән өчен бүләкләүдән башланды.Кыш бабай белән Кар кызы алдында шигырьләр сөйләү, яшел күлмәкле кунак тирәли уйнап – биеп җырлаулар, мавыктыргыч уеннарда катнашуга үрелде. Кочак-кочак бүләкләргә күмелеп нәниләр рәхәтләнеп бәйрәм итте!