26 декабрь көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә Яңа ел бәйрәмнәре булып үтте. Бәйрәмгә укучылар бик ныклап әзерләнгән. Бәйрәм төрле тамашалар, концерт номерлары, уеннар белән үрелеп барды. Укчылар чыршы тирәле җыр җырлап әйләнделәр, Кыш бабай һәм Кар кызы, урман җәнлекләре дә бездә кунакта булып китттеләр. Куңеллле итеп лоторея уены да уйнатылды. Бәйрәм дискотека белән тәмамланды.Барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел бәйрәмнәре белән!