Китапханәләрнең төп максаты - китап укучыларның мәнфәгатъләрен кайгырту, аларның иҗат эшчәнлекләрен үстерү. Шул максаттан Шәтке авылы китапханәсендә балалар өчен "Кояшкай" иҗат берләшмәсе эшләп килә. Берләшмә членнары шигырь язарга, рәсем ясарга өйрәнәләр. Үзләре арасында төрле мастер - класслар үткәрәләр. 25 декабрь көнне балалар яңа елга багышлап рәсемнәр ясадылар. Китапханәдә шундый дәресләр вакытында балалар үзләренең талантларын ачалар, ирекле рәвештә бер - берсе белән аралашалар. Берләшмә членнары китапханәдә үткәрелгән һәрбер кичәдә актив катнашалар.