28 декабрь көнне Теләченең №3 балалар бакчасында республика күләмендә үтүче "Ел тәрбиячесе 2016" бәйгесенең район буенча сайлап алу турының соңгы көне узды.

2015 елның 28 декабре, дүшәмбе

28 декабрь көнне Теләченең №3 балалар бакчасында республика күләмендә үтүче "Ел тәрбиячесе 2016" бәйгесенең район буенча сайлап алу турының соңгы көне узды. Бу көнне бәйгедә Теләче №2 балалар бакчасынан да  музыка җитәкчесе Рафикова Лилия Альфредовна, рус теле тәрбиячесе Ярмиева Зөлфия Мидехатовна  һәм тәрбияче Мирзагаянова Гөлшат Илдаровна  катнашты. Алар  балалар белән төрле белем бирү өлкәләрендә эшчәнлекләр оештырып, комиссия әгъзалары каршында һөнәри осталыкларын күрсәттеләр. Эшчәнлекләр барышында конкурста катнащучылар үзләренең мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирү методикасы белән психологиясен яхшы белүләрен расладылар ,балалар да бик актив булдылар, кызыксынуларын күрсәттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International