Саулык – зур байлык. Иртәме-соңмы моның шулай икәненә һәркайсыбыз төшенә. Саулыгының байлык икәненә аны югалтканчы ук аңлаган кеше сәламәтлеген саклау турында алдан кайгырта. Көчле, җитез, акыллы, чиста күңелле, эшкә сәләтле булу өчен барсын да сәламәтлек өчен эшләргә кирәк. Сәламәтлек бөтен кешегә дә бирелгән, ләкин аны ничек сакларга? Шул максаттан Олы Мишә урта мәктәбендә 7 сыйныфта “Саулык- зур байлык” дигән темага тәрбия сәгате үткәрелде. Укучылар сәламәтлекнең зур байлык икәненә тагын бер кат инандылар. Әгәр кеше табигать биргән – кояш яктысын, саф һаваны, чиста суны, физик күнегүләрне, ялны дөрес файдаланса, ул бер дә авырмас. Сәламәт булыйк!