3февраль көнне Кече Саурыш башлангыч мәктәп базасында өстәмә белем бирү педагогларының семинарлары булып узды. Өстәмә белем бирү педагогы Сахабиева Люция Заһид кызы “Шәфкатьлелек бизи кешене” дип исемләнгән темага “Гарәп теле графикасы” түгәрәгенә йөрүче укучылар белән ачык дәрес һәм “Туган авылым хатирәләре” темасына класстан тыш чара уздырды. Шулай ук өстәмә белем бирү педагоглары өчен аять уку һәм аның тәфсиле турында мастер-класс күрсәтте. Соңында “Өстәмә белем бирү дәресләрендә укучыларга якын килеп, әхлакый яктан тәрбияләү” дигән темага чыгыш ясады, дәрескә үз нәтиҗәсен бирде. Олы Мишә урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча завучы Гузәлия Хатыйп кызы, Балалар иҗат үзәге директоры Зөлфия Шамил кызы, директор урынбасары Фәнзия Мәгсүм кызы һәм барлык катнашучылар үз фикерләрен җиткереп түгәрәк эшчәнлегенә һәм педагогка теләк-тәкъдимнәрен әйттеләр.