4 февраль көнне Теләче балалар китапханәсе кысаларында китап укучыларда Россия – Әфган мөнәсәбәтләренең тарихын өйрәнүгә кызыксыну уяту максатыннан игълан ителгән “Афганистан в душе моей” дип исемләнгән иншалар бәйгесе үткәрелде. Бәйгенең таләпләре түбәндәгечә иде: теманы тулысынча ачып бирү, фикер йөртүнең логик эзлекле булуы, тема буенча үз мөнәсәбәтеңне белдерү һәм грамоталылык. Биредә 14 яшьлек балалар катнашты. Һәрбер катнашучы мөһим мәсьәләләргә кагылышлы иҗади эш тәкъдим итте. Теманы тирәнтен итеп ачып бирү өчен, эчтәлекле фильм карау гына җитми, моның өчен архив документлары белән эшләү, шушы вакыйгаларда катнашучыларның хатирәләрен ишетү зарур.
Мондый чаралар үткәрү алга таба да укучылар өчен Әфган сугышында катнашкан өлкән туганнарының – әтисенең, абыйсының истәлекләрен барларга, рәсми документларны гына түгел, гаилә архивларын да тирәнтен өйрәнергә сәбәп булыр дип өметләнәбез.