2016 елның 4 февраль көнендә “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләләргә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре авыр тормышлы һәм социаль яктан куркыныч булган гаиләдәге балалар белән “Семицветик” дип аталган беренче дәресләрен үткәрделәр.
Әлеге дәреснең максаты балаларны бер-берсе, уен бүлмәсе белән таныштыру һәм үзләрендә булган матурлыкны күрә белергә өйрәтү иде.