Шәтке авылы китапханәсендә 1 сыйныф укучыларына "Китаплар иленә сәяхәт" дип исемләнгән библиографик дәрес үткәрелде. Балаларга әлеге дәрестә китапханәче китап турында сөйләде, китап уку кагыйдәләрен аңлатты. Дәрес азагында Һәр балага да "Исеңдә тот, укучым!" дигән буклетлар таратылды.