2016 елның 15 нче май көнендэ Шәдке авылында яшәүче тыл ветераны Әскәрова Фатымабикә Әскәр кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Фатымабикә апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай Шэдке авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.
Фатыймә әби, шул буын кешеләре кебек үк, сугыш чоры авырлыкларын да күп күргән, шулай ук яшәгән дәверендә кайгы-хәсрәтләрне аңа күп кичерергә туры килгән.
Сугыш вакытында авыр эшләрдә эшләгән, шулар арасында биргәк тә үзәгенә үткәне урман кисү булган.
Өлкәнәйгән көнендә ул ялгызы түгел, ә якыннары янәшәсендә үзенең туган нигезендә гомер кичерә.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.