2016 ел Россиядә кино елы дип игълан ителде.

2016 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

Шушы уңайдан Теләче җирлекара китапханәсендә «Книга в кадре» дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды. Әлеге күргәзмәгә киноны тудыручылар: актерлар, режиссерлар, операторлар турында сөйләүче китаплар белән беррәттән кинороманнар үзләре дә куелды. Алар арасында «Ак чәчәкләр», «Две судьбы», «Война и мир», «Три мушкетера», «Подари мне жизнь», «Джейн Эйр», «И все таки я люблю» һ.б. бар.

Кино – күпләрнең яраткан сәнгать төре булып тора, шунлыктан бу тема барлык китап сөючеләр өчен дә кызыклы булыр дип ышанабыз. Яраткан киноны карау белән беррәттән, аның китабын да уку кино яратучыларга өстәмә ләззәт бирә, чөнки китап әсәрне укучысына үз телендә җиткереп үзенең мавыктыргыч дөньясына алып керергә сәләтле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International