День пионерии

2016 елның 20 мае, җомга

19 нчы май үткәннәрнең якты хатирәсе булып күңелдә калган пионерия көне. Пионер- беренче дигән сүз. Пионерлар- билгесезлеккә юл салучылар, курку белми алдан әйдәп баручылар. Хәзер бу эшләрне яшь варислар дәвам итә.  Безнең Олы Мишә урта мәктәбендә пионериянең матур үрнәген саклаган “Дуслык учагы” яшәп килә. Без бүген, бу датаны билгеләп, башлангыч сыйныф укучылары белән дуслык учагын янә кабыздык. Балалар белән Татарстан Варислар Берлеге турында сөйләштек, күңелле уеннар уйнадык, дуслык турында җырлар җырладык. Кичәбезне “Һәрвакыт әзер бул!” девизы белән йомгакладык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International