Бу конкурсның төп максаты : мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юлларда үзләрен хәвефсез тоту күнекмәләрен формалаштыру һәм үстерү иде.
Теләче №2 балалар бакчасына йөрүче балалар да тәрбиячеләр җитәкчелегендә бу конкурста бик теләп катнаштылар: берсеннән-берсе кызыклы сюжетка ия булган рәсемнәр ясадылар .20нче май көнне “Я-за мир на дорогах” конкурсына нәтиҗәләр ясалды: Теләче №2 балалар бакчасыннан Галимова Дилярә, Галимханова Алинә, Зиннатова Самирә, Гарифуллин Илназ “Мин һәм педагог” , “Мин һәм әти-әни” номинацияләрендә призлы урыннарга ия булдылар,аларга тантаналы рәвештә Диплом һәм истәлекле бүләк тапшырылды.