23 май көнне Шәтке авылы китапханәсендә “Китап – дустың, киңәшчең синең” дип исемләнгән библиографик дәрес үткәрелде.

2016 елның 24 мае, сишәмбе

Әлеге дәрестә Шәтке урта мәктәбенең 4 сыйныф укучылары катнашты. Балаларны татар һәм рус язучыларының китаплары белән китапханәче Галимуллина К.Х. таныштырды. Иң кызыклы китап дип балалар “Мең дә бер кичә” дигән әкиятләр китабын атадылар. Сыйныф җитәкчесе Хусаинова М.Г. балаларның укыган киталары белән кысыксынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International